Кереш өлеш
-
Ярдәмлек 9 нчы сыйныфта математикадан яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү өчен төзелгән;
-
Ярдәмлек 21 темадан тора, аның һәркайсы 9нчы сыйныф укучыларының математикадан белемнәрен тикшерү өчен файдаланыла;
-
Һәр темага кирәкле булган теоретик материаль, формулалар, алгоритмнар, кайгыйдәләр һәм биремнәрне чишү үрнәкләре кергән;
-
Һәр темага мөйстәкыйль чишү өчен 15 бирем һәм аларга җаваплар бирелгән;
-
Һәр темага өстәмә презентация куелган;
-
Ярдәмлектә диагностик контроль эшләр һәм контроль тестлар бар;
-
Кулланылган әдәбият исемлеге күрсәтелгән.
Ярдәмлекне куллану өчен методик күрсәтмәләр:
Мисал өчен,
"саннарны стандарт рәвешендә язу" темасын ачабыз, кагыйдәләрне,
алгоритмнарны, формулаларны өйрәнәбез яки кабатлыйбыз. Мөстәкыйль чишү өчен
бирелгән биремнәрне чишәбез, җавап табабыз һәм җавапны чагыштырабыз.
Темаларны
кабатлау өчен эчтәлек буенча барырга мөмкин яки кирәкле теманы гына гиперссылка
ярдәмендә эчтәлеккә кире кайтып үзеңә кирәкле темаларны сайларга мөмкин.
Шул рәвешчә,
кулланучы ярдәмлектә кагыйдәләр, формулар, төрле ысуллар һәм мисалларны чишү
юллары табарга мөмкин. Шушы күнегүләрдән соң, ГИА тестларын эшләп карарга
мөмкин.
Укытучы бу
электрон ярдәмлекне уку процессында, электив курсларда һәм кабатлауда куллана
ала.
2010-2011
елда 9 нчы сыйныфлар өчен ГИА тапшыру мәҗбүри булу сәбәпле, бу ярдәмлек бик
актуаль һәм аны 7 нче сыйныф укучылары өчен кабатлаулар вакытында кулланырга
мөмкин. Сезгә уңышлар телибез!
Интерактив кулланманың рус телендәге версиясенә күчү >>